Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында   гомер итүче Хәмзия Арифулла  кызы Айзатуллинаның юбилее

20 августа 2021, 09:54

221

0

0

Иске Чүпрәле авылында   гомер итүче Хәмзия Арифулла  кызы Айзатуллинаның юбилее

Иске Чүпрәле авылында   гомер итүче Хәмзия Арифулла  кызы Айзатуллинаның 21 августта 70 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Без сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык - борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәшләр биреп, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт әни.

Һәр туар таңың шатлык белән атсын, сау-сәламәт бул, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, әти белән тигезлектә, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен,

Тәрбияңә, биргән назына.

Күнел тынычлыгы юлдаш булсын,

Картлыгыңның якты язында.

Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Иң изге теләкләр белән: әтиебез, балаларың, киявең, киленең, оныкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев