Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында гомер итүче Ихсанова Җәүһәрия Хәбибрахман кызы юбилеен билгеләп үтә

14 января 2022, 08:11

217

0

0

Иске Чүпрәле авылында гомер итүче Ихсанова Җәүһәрия Хәбибрахман кызы юбилеен билгеләп үтә

Иске Чүпрәле авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Ихсанова Җәүһәрия Хәбибрахман кызы гомер бәйрәмен - 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерле, газиз әниебез, сөекле әбиебез! Сине чын күңелебездән бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, барчабызның да күңел җылысын тоеп, туар һәр көнгә шатланып яшәвеңне телибез. Син язмыш сукмагында бик күп борчулар, авырлыклар кичердең. Әмма һәрвакыт сабыр булдың, авырлыкларга бирешмәдең. Син, әниебез, безнең өчен бердәнбер иң кадерле олы зат. Без, балаларыңны үстереп, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет уятучы, таяныч булучы, үрнәк син безгә. Без синең шундый киң күңелле, олы җанлы, мәрхәмәтле булуыңа сокланабыз һәм горурланабыз.

Туган йортыбызның кояшы син,

Күңелебезгә җылы бирәсең.

Һәрбер көнең саулык белән үтсен,

Тормыш дәртең һич тә сүнмәсен.

Иң изге теләклэр белән барлык балаларың: Ирек-Гүзәлия, Гөлсинә, оныкларың: Айдар-Алсу, Инсаф-Альбина, оныкчыкларың Амир, Амелия. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев