Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чокалы авылында яшәүче Надирә Нуретдин кызы Шәкурованың юбилее

23 августа 2019, 11:21

623

0

0

Иске Чокалы авылында яшәүче Надирә Нуретдин кызы Шәкурованың юбилее

Иске Чокалы авылында яшәүче Надирә Нуретдин кызы Шәкурованың 25 августта 80 яшьлек юбилее.

Сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Туган көнең белән котлап, иң изге, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның  олысын телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, балаларың, оныкларың белән бергә озын гомер кичерергә язсын. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, балаларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге күңелле булып, озак яшә.

Газиз әниебез, рәхмәт сиңа,

Тудырганың өчен дөньяга.

Гомереңне Ходай бирсен берүк,

Без бәхетле тик син булганга.

Иң изге теләкләр белән: балаларың, килен- кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев