Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чокалы авылында яшәүче Лилия Эльмас кызы Сафинаның юбилее

05 марта 2021, 10:51

250

0

0

Иске Чокалы авылында яшәүче Лилия Эльмас кызы Сафинаның  юбилее

Иске Чокалы авылында яшәүче Лилия Эльмас кызы Сафинаның 4 мартта 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән олу юбилеең белән кайнар котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаңның, якыннарыңның игелеген күреп, мул тормышта яшәргә язсын.

Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә,

Кагылса да көзге кыраулар,

Сынмадың да, сыгылмадың да син,

Килсәләр дә авыр сынаулар.

Яшик әле озак бергә-бергә,

Суытмыйча йөрәк җылысын.

Бәхет дигән гүзәл төшенчәнең,

Без телибез сиңа олысын.

Иң изге теләкләр белән сине яратып: энең Илдар-Ләйсән, Ильмира, Айзилә, Суфия апаң.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев