Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чокалы авылында яшәүче Хөрия Дәүләтша кызы Низамованың юбилее

24 января 2020, 11:23

426

0

0

Иске Чокалы авылында яшәүче Хөрия Дәүләтша кызы Низамованың  юбилее

 

Иске Чокалы авылында яшәүче Хөрия Дәүләтша кызы Низамованың 27 январьда 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, сөекле әбиебез!   Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, безне кайгыртып, ярдәм итеп яшисең. Сиңа кылган яхшылыкларың өчен рәхмәт әйтеп, юбилеең белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көнең бары тик шатлыкта гына үтсен. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын, без, балаларыңның игелекләрен күреп, уңышларыбызга куанып, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу,

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың исеменнән кызың Гүзәл һәм аның гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев