Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чокалы авылында яшәүче Халидә Хабибрахман кызы Нуртдиновага 55 яшь

30 июля 2021, 11:41

214

0

0

Иске Чокалы авылында яшәүче  Халидә Хабибрахман кызы Нуртдиновага 55 яшь

Шланга авылында туып-үскән, хәзергесе көндә Иске Чокалы авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Халидә Хабибрахман кызы Нуртдинованы 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Ин газиз кешебез - әниебез безнең! Жылы, нурлы оябызда ике бала үстек. Әтиебез белән бергәләп, тәрбияле, кешелекле итеп үстердегез, олы тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Барысы өчен дә  зур рәхмәт сиңа, Әниебез! Җан җылысы белән йөрәгебезне жылытып, безнең өчен ут йотып яшәүче кадерледән-кадерле кешебез син безнең! Алга таба да әтиебез белән тигез канат булып, без, балаларыңның, игелегенә куанып, иминлектә, җан тынычлыгы белән тормыш кичерсәң иде! Мәңге яшь, күңелле, күтәренке рухлы булып кал, газизебез! Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез, олылыйбыз.

Син бит, әни, безнең өчен кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,

Ин кадерле, якын кешебез.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Илгиз, балаларың Алмаз-Ләйсән, Динар-Гөлназ, оныкларың Айсылу, Әминә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев