Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чокалы авылында яшәүче Илһамия Вазыйх кызы Айзәтованың гомер бәйрәме

17 апреля 2022, 08:58

147

0

0

Иске Чокалы авылында яшәүче Илһамия Вазыйх кызы Айзәтованың гомер бәйрәме

Иске Чокалы авылында яшәүче Илһамия Вазыйх кызы Айзәтованы гомер бәйрәме – күркәм юбилее белән котлыйбыз!

Хөрмәтле тормыш иптәшем!

Әниебез! Әбиебез!

Бу дөньяда синең барлыгың өчен Аллаһы Тәгаләбезгә рәхмәтлебез. Әле дә ярый син тугансың, тормыш юлларымда язмышым булып, синең белән гаилә корганбыз, балаларыбызның үрнәк әнисе, сөйкемле әбисе дә син булгансың. Гомернең уртак сукмагыннан атлап китүебезгә дә 30 елдан артык еллар узды. Шушы еллар эчендә син үзеңне мәрхәмәтле килен, киң күңелле туган, киңәш киңәшерлек тормыш иптәше, уңган әни, оныкларын яраткан әби буларак таныттың.

Киләчәк көннәреңдә дә Аллаһы Тәгалә сине сәламәтлектән аермасын, шат һәм бәхетле итсен. Барыбызның да таяныр терәге, нигез-өебезнең якты кояшы булып гомер ит.

Бу гомерләр искән җилләр кебек

Сизелмичә үтеп китәләр.

Гомер юлларында бәхет теләп

Гел елмайсын якты иртәләр.

Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа

Тән сихәте бирсен гомергә

Насыйп булсын әле озак еллар

Кунак булып җирдә йөрергә.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Рамиль; балаларың: Илсаф, Гөлчәчәк-Ильназ; Рамилә-Динар; оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев