Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чокалы авылында яшәүче Илһамия Вазыйх кызы Айзәтова юбилеен билгели

17 апреля 2022, 08:59

142

0

0

Иске Чокалы авылында яшәүче Илһамия Вазыйх кызы Айзәтова юбилеен билгели

 

Иске Чокалы авылында яшәүче Илһамия Вазыйх кызы Айзәтова 17 апрельдә үзенең гомер бәйрәмен – матур юбилеен билгели.

Кадерле туганыбыз! Тырыш та, уңган да син. Яшь чагыңнан ук һәр нәрсәне алдан күрүчән, акыллы булдың. Тормыш юлыңны киявебез Рамиль белән бәйләгәч, бу дөньяга өч бала китердегез. Аларны ислам дине кушканча тәрбияләргә тырышасыз. Инде оныкларыгыз бар – аларның барысы да “Әни, әби” дип өзелеп тора.

Киләчәккә сиңа, туганыбыз, бары игелек кенә телибез. Мәрхәмәтле син туганнарыңа. Йөрәгең шәфкать, наз тулы. Шуларның барысы да үзеңә шатлык, балалар, гаилә бәхете буларак әйләнеп кайтсын. Һәр таңны Аллаһыга рәхмәтләр укып, шатланып каршылаулар насыйп булсын сезгә.

Туганыбыз, син бит изге җанлы,

Кылган эшең дә бары изгелек.

Туган көнең, юбилееңны котлап

Сәламәтлек телибез сиңа иң элек.

Бәхет кенә сиңа юлдаш булсын,

Чынга ашсын барлык теләгең.

Белеп яшә бу дөньяда үзеңнең

Безгә, гаиләңә бик-бик кирәгең.

Иң изге теләкләр белән: барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев