Иске Чокалы авылында яшәүче Гүзәлия ШӘЙХАТТАРОВАның гомер бәйрәме
Иске Чокалы авылында яшәп, 20 октябрьдә гомер бәйрәмен билгеләүче Гүзәлия Гаязетдин кызы Шәйхаттарованы да ихлас күңелдән котлыйбыз!
Гүзәлия уңган-булган килен буларак, тормыш иптәше Фәнис Мирза улы белән өч ир-егеткә гомер бүләк иттеләр. Бүгенге көнгә төп нигезгә киленнәр төшереп, Гүзәлиябез акыллы кайнана, тугры гомер юлдашы, ике оныгының яраткан әбисе булып гомер кичерә. Бәхетең – гомерле, гомерең – бәхетле булсын Гүзәлия. Сәламәтлегең тормыш сукмакларыннан сине һаман озата килсен.
Йөзләреңдә ихлас елмаюың,
Күзләреңдә күркәм сабырлык.
Ягымлы сүз, тыйнак акыл –
Барысы да үрнәк алырлык.
Ходай бирсен бәрәкәтле тормыш,
Тыныч кына өлкәнәю сезнең гомергә.
Гөрләп торган тулы тормышта, Фәнисең белән
Яшәгез шулай мәңге бергә, гомергә!
Иң изге теләкләр белән: әти-әниең, барлык туганнарың.
Нет комментариев