Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чокалы авылында яшәүче Гаязетдин НУРТДИНОВка 80 яшь

18 октября 2019, 09:47

512

0

0

Иске Чокалы авылында яшәүче  Гаязетдин НУРТДИНОВка  80 яшь

 

Иске Чокалы авылында туып-үскән, хезмәтен, гомерен шушы авылга багышлаган Гаязетдин Нуретдин улы Нуртдиновка 28 октябрьдә 80 яшь тула.

Хөрмәтле тормыш иптәшем!

Кадерле әтиебез!

80 яшең тулган көннәрдә кабул ит син бездән мактау һәм хөрмәт сүзләрен. Чынлыкта да син аларга лаексың. Иңне-иңгә куеп тормыш сукмакларын кичкәндә дөньяга тудырган биш балабызга миһербанлы-шәфкатьле әти булдың, юл күрсәттең, юнәлеш бирдең, үз үрнәгеңдә аларны олы җанлы булырга, кешеләргә бервакытта да үпкәләмәскә, өлкәннәрне олыларга, якыннарын санларга өйрәттең. Тормыш иптәше буларак һәрвакыт ярдәмгә килдең, караңгы чырай күрсәтмәдең, итагатьле-шәфкатьле булдың. Хезмәт юлың да җаваплы вазифалар башкарып үтте. Укытучы булып эшләү, авыл Советын җитәкләү чорында да иң беренче кайгыртканың – авылдашларың, аларның көнкүреше булды. Хәлеңнән килгән кадәр һәркемгә ярдәм итәргә тырыштың. Боларның барысы да үзеңә менә өлкәнәйгән көннәреңдә игелек булып кайтты. Авылдашларның, кода-кодагыйларның, балаларның, оныкларның олылаган, хөрмәтләгән кешесе син! Киләчәктә дә сиңа сәламәтлек белән, тормышка, яшәүгә гашыйклыгыңны югалтмыйча, бүгенгедәй һәр көнне сөенеп каршы алып яшәүләрне насыйп итсен Аллаһы Тәгалә!

Гамәл дәфтәреңдә синең изге эшләр–Кешеләргә кылган игелек.

Мәңге яшә шулай, сагышларны белмә

Сәламәтлек телибез иң элек.

Рәхмәт сиңа, барысы өчен

Ярый әле бу дөньяга тугансың.

Яшәү көче биреп һәрберебезгә

Тормыш маягыбыз булгансың.

80 яшем җитте диеп моңсуланма

Дәрт-дәрманың булсын яшәргә.

Саулык-бәхет, бала-оныклар шатлыгы

Телибез сезгә алдагы көннәргә.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гөлҗиһан, биш балаң, килен-кияүләрең, 12 оныгың, 4 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев