Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чокалы авылында яшәүче Альфик Мортаза улы Хисамовның туган көне

30 октября 2020, 09:20

347

0

0

Иске Чокалы авылында яшәүче  Альфик Мортаза улы Хисамовның  туган көне

Иске Чокалы авылында яшәүче кадерле әтиебез Альфик Мортаза улы Хисамовның 30 октябрьдә туган көне.

Аны да әниебез Гөлфия Фәткелислам кызы Хисамованы да 31 октябрьдә булачак  55 яшьлек күркәм юбилее белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Кадерлеләребез! Әти-әни, сезнең бөтен гомерегез  туган җиргә, авылга намуслы  хезмәт итүдә үтә. Хезмәтегезне бөтен күңелегезне  биреп башкара белдегез, шуңа да зур хөрмәткә лаек сез. Акыллы, сабыр, һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел, киң күңелле, йомшак, миһербанлы, олы җанлы булганыгыз өчен якыннар, туганнар, авылдашлар арасында абруегыз зур сезнең.

Рәхмәт, әни, әти белән бергә, безне яхшы кешеләр итеп, сөеп үстердегез. Тормышта күпләргә үрнәк гаилә корып, яшәү өчен көч биреп яшисез. Барлык кылган изгелекләрегезгә, ярдәмнәрегезгә, бөтен гомерегезне «балаларым, туганнарым» дип, өзелеп яшәгәнегез өчен тирән рәхмәтлебез. Сез үзегезнең күңел җылысын һәркемгә дә җиткерәсез, төпле киңәшләрегез белән ярдәм итәсез. Кунакчыл йортыбызда һәрвакыт тәмле ризыклар әзерләп, мул табын белән кем генә килсә дә, елмаеп каршылап, ихтирам күрсәтеп, озатып каласыз.

Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге, таянычы булып, озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын. Саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы белән, әтиебез белән бергәлектә, безнең уңышларыбызга куанып, шатланып яшәгез, дөньядагы иң изге, иң кадерле кешеләребез!

Котлы булсын, туган көннәрегез,

Озак яшәгез, булыгыз сез бәхетле.

Яныбызда сез булганда гына,

Табып була олы бәхетне.

Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелегез.

Озын гомер, сәламәтлек белән,

Бәхет-шатлыкта үтсен гомерегез.

Сезне чиксез яратып, хөрмәт итеп: балаларыгыз Альбина – Марсель, Гелнара. Безнең теләкләргә кодагый hәм барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев