Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Чокалы авылында гомер итүче Хәлиуллов Фиалит Сибгат улының юбилее

    --, 23 ноябрь 2020 - 08:38
    61
    0
    0

    Иске Чокалы авылында гомер итүче кадерле әтиебез Хәлиуллов Фиалит Сибгат улының 20 ноябрьдә олы юбилее – 80 яше.

    Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез!

     Сине 80 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

    Әти! Син, әни белән, Ата-Ана һәм туган кадерен белергә өйрәттегез, туган нигезгә килгәндә кочак җәеп каршы аласыз, оныкларыгызга  да ягымлы әби һәм бабай булып торасыз. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа. Безне сөендереп озын-озак яшәгез.

    Иң изге теләкләр белән: кызларың, улың, киленең, кияүләрең һәм оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: