Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чокалы авылында гомер итүче Хисамов Әмир Мортаза улына 65 яшь

01 апреля 2021, 15:33

236

0

0

Иске Чокалы авылында гомер итүче Хисамов Әмир Мортаза улына 65 яшь

Табигать уянган искиткеч матур язның 1 апрелендә, Иске Чокалы авылында гомер итүче кадерле әтиебез Хисамов Әмир Мортаза улы 65 яшьлек күркәм юбилеен каршы ала.

Әти! Сиңа нинди генә теләкләр дә аз булыр төсле. Сабыр да син, тырыш та син, өлгер һәм җитез кеше. Күңелең яз кояшы кебек җылы, уйларың гел изгелектә. Беркайчан да кешегә авыр сүз әйтмисең, һәркемгә ярдәмгә әзерсең. Менә инде күп еллардан бирле җир хезмәтендә син. Ашлык үстерү - зур дәүләт, изге эш, күп көч һәм тырышлык таләп итә. Ә син башлаган эшеңне җиренә җиткерә беләсең. Алдагы елларда да саулык, әни белән тигезлек, муллык теләп калабыз сезгә. Тапкан малларыгызның, балаларыгызның, оныкларыгызның рәхәтен күреп, хөрмәтен тоеп яшәргә язсын.

65 яшь – гомереңнең,

Иң матур, рәхәт чагы.

Янәшәңдә әни, без бар -

Мөһим түгел калганы!

Олы йөрәк, киң күңелең синең,

Әти, безгә зур үрнәк.

Сәламәт һәм бәхетле бул -

Сез безгә бик тә кирәк.

Иң изге теләкләр белән: әниебез,  өч улың, киленнәрең һәм оныкларың.

 

Иске Чокалы авылында гомер итүче Хисамов Әмир Мортаза улын юбилейлы туган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Кадерле туганыбыз!  Без синең киң күңелле, олы җанлы, гади, ярдәмчел булуыңа карап сокланабыз. Бәйрәмең уңаеннан  сиңа бары тик саулыктан, шатлыктан, бәхеттән генә торган киләчәк телибез. Туар таңнарың аяз, алдагы көннәрең якты булсын. Һәрчак ачык, киң күңелле, ярдәмчел туганыбыз булып кал, тормыш иптәшең Венера апа  белән тигез тормышта, балалар, оныклар игелеге күреп, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, кадер-хөрмәттә, озын һәм озак еллар гомер итүегезне телибез.

Олы җанлы изге йөрәк синдә,

Кояштай нур сирпеп яшисең.

Җылың җитә безнең һәммәбезгә,

Иң кадерле, күркәм кеше син.

Иң изге теләкләр белән: Ильмира апаң, Альберт-Зөлфия, Дамир-Гөлфия Низамовлар гаиләләре һәм балаларыбыз.

 

 

 

Иске Чокалы авылында яшәүче Хисамов Әмир Мортаза улының 1 апрельдә юбилейлы туган көне.
Гомерен авыл хужалыгы эшчәнлеге белән бәйләп, тормыш иптәше Венера апа белән 3 бала тәрбияләп бик матур гомер итәләр.
Хөрмәтле Әмир абый!
Син безнең өчен үрнәк булдың. Синдә чын кешеләргә хас булган бөтен сыйфатлар да бар. Сабыр да син, көчле рухлы, намуслы, мәрхәмәтле, гадел, киң күңелле, ачык йөзле, таләпчән җитәкче, ярдәмчел, таянырдай туган, яраткан ир, әти,  бабай. Буген юбилеең уңаеннан нык саулык, эшеңдә унышлар, балалар һәм оныклар шатлыгын тоеп, Венера апа белән иңгә-иң куеп гомер итүегезне телибез.

Тормыш юлың балкып торсын,

 Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет- шатлык белән,

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Иң изге теләкләр белән: энеләрең Альфик-Гелфия, Фәрит-Алсу,  балаларыбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев