Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Гөлинә һәм Феркать Сәнатуллиннарның бергә яшәүләренә- 35 ел

    --, 19 февраль 2021 - 09:43
    26
    0
    0

    Иске Кәкерле авылында яшәүче безнең өчен бик тә кадерле булган кешеләребез Гөлинә Зәбихулла кызы һәм Феркать Кәбирҗан улы Сәнатуллиннарның бергә тормыш корып яши башлауларына 24 февральдә 35 ел була.

    Газизләрдән-газиз әти һәм әни!

    Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме – картлыктагы күңел тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай нык саулык-сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Барысы өчен дә мең рәхмәт сезгә!

    Сез булганда, әти-әни,

    Нигезебез нурлы-сөйкемле.

    Адашканда һәрчак юл күрсәтеп,

    Яныгызчы йолдыз шикелле.

    Бәхетне дә парлап йөри диләр,

    Парлап йөри диләр картлык та.

    Шулай булгач, сәламәтлек белән,

    Парлап килсен сезгә картлык та.

    Без телибез сезгә олы бәхет,

    Тату гомер, бетмәс шатлыклар.

    Парлап барыр юлыгыз озын булсын,

    Ашыкмыйча килсен картлыклар.

    Пар имәннәр кебек яшәгез сез,

    Әти-әни тагын гөрләшеп.

    Язлар саен кайткан пар аккошлар,

    Очсын әле сездән көнләшеп.

    Иң изге теләкләр белән: өч кызыгыз, ике киявегез һәм дүрт оныгыгыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: