Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Энгель Абделхак улы Гафуров белән  әниебез Кәүсәрия Хәбир кызының алтын туйлары

05 апреля 2019, 11:20

765

0

0

Энгель Абделхак улы Гафуров белән  әниебез Кәүсәрия Хәбир кызының алтын туйлары

1969 елның кояшлы апрель аенда Кече Чынлы авылында кадерле кешеләребез – әтиебез Энгель Абделхак улы Гафуров белән  әниебез Кәүсәрия Хәбир кызы никахлашып кавышканнар.

Аллага шөкер!  Әтиебез белән әниебез 10 апрель көнне үзләренең алтын туйларын билгеләп үтә. Ходай насыйп иткән гомерләрен бүгенге көндә матур итеп яшиләр. Авыл тормышы җиңел түгел, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәде. Әниебез гомерен балаларга белем бирүгә багышласа, әтиебез тракторчы булып эшләде. Алар безне, өч баланы, үстереп, укытып, олы тормыш юлына әзерләп, бүгенге көндә дә изге догаларыннан ташламыйча, безгә зур терәк булып торалар. Әти-әни! Алдагы көннәрегез саулык белән, балаларыгызның игелеген күреп, тигезлектә үтсен.

Пар алмадай парлы булып,

Озын юллар үттегез.

Бар авырлыкларны үтеп,

Алтын туйга җиттегез.

Ике сукмак берләшкәндә,

Атлап киткәнсез юлдан.

Ярты гасыр гомер үткән,

Тотышып куллар-кулдан.

Сез бүген дә ныклы терәк,

Терәк һәрвакыт кирәк.

Хәсрәтләр дә җиңеләя,

Парлап типкәндә йөрәк.

Иң изге теләкләр белән: Миләүшә-Рафик, Илдар-Халидә, Ильмас-Алсу һәм оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев