Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Энҗе Җамалетдин кызы Камалованың гомер бәйрәме, Кияметдин Залал улы белән бергә гомер итүләренә -60 ел

01 сентября 2020, 08:21

364

0

0

Энҗе Җамалетдин кызы Камалованың гомер бәйрәме, Кияметдин Залал улы белән бергә гомер итүләренә -60 ел

Түбән Каракитә авылында яшәүче кадерле әниебез Энҗе Җамалетдин кызы Камалованың 1 сентябрьдә гомер бәйрәме, 12 сентябрьдә әтиебез Кияметдин Залал улы белән бергә гомер итүләренә 60 ел тула.

Безнең кадерлеләребез!

Сезне чын күңелебездән күркәм тормыш бәйрәмнәрегез белән, бриллиант туй көнегез белән котлыйбыз. Сез бер-берегезгә терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да  уртаклашып, матур гомер кичерәсез. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез. Алга таба да пар канатлар булып озын-озак, безне куандырып, гомер итәргә Ходай насыйп итсен.

Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,

Бергә тартып тормыш арбасын,

Бер-берегезгә терәк, безгә үрнәк булып,

Һәрчак туры юлдан барасыз.

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни, барысы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән улыгыз Илһам,киленегез Венера, оныкларыгыз Илназ, Азалия һәм барлык туганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев