Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы директоры Рамиль Рәфикъ улы Әхмәтовка 55 яшь

29 марта 2019, 08:48

873

0

0

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы директоры Рамиль Рәфикъ улы Әхмәтовка  55 яшь

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы директоры Рамиль Рәфикъ улы Әхмәтовка 1 апрельдә  55 яшь тула.

Хөрмәтле Рамиль  Рәфикъ  улы! 

Сезне  55 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Җитәкчелек итү дәверендә, сез үзегезне югары эзерлекле, киң эрудицияле оештыручы, шәхес итеп күрсәттегез. Сезне үткен фикерле, сизгер күңелле, акыллы карашлы,  таләпчән, кешелекле, ярдәмчел итеп беләбез. Сездәйләр – бүгенге буын вәкилләренә  үрнәк.

Юбилеегыз белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез! Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы, булып, тормыш иптәшегез Фәйрүзәнең, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мул тормышта яшәвегезне Ходай насыйп итсен. Юбилеегыз мөбарәк булсын! 

Күпме көчләр кирәк коллективны

Бер оядай җыеп тотарга,

Уңышларны уртак итә белеп,

Авырлыкны эчкә йотарга!

Һәрчак әзер төпле киңәшегез,

Һәркемгә бар җылы сүзегез,

Үлчәвегез төгәл, гадел, ихлас,

Барын күрә күңел күзегез.

Бүгенгедәй япь-яшь, матур булып,

Сау-сәламәт булып калыгыз,

Тормыш басуыннан уңыш кына,

Бәхет кенә җыеп алыгыз!

Иң изге теләкләр белән: профсоюз һәм хезмәт коллективы.

 

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Әхмәтов Рамиль Рәфикъ улының 1 апрельдә туган көне.

Кадерлебез!

Сине шушы шатлыклы бәйрәмең – җан тибрәлешенең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен бу яшең – гомернең җәе генә, әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.

Сиңа бездән бер генә теләк – саулык! Ә тән сихәтлеге – ул озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы – шуларның барысын да һәм озак елларга җитәрлек итеп телибез сиңа!

Гади, сабыр, олы җанлы да син –

Кылганнарың бары изгелек.

Шатлыкларда үтсен һәрбер көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Әле дә син бар, кадерлебез, бу дөньяда

Күңелләрне нурга күмүче.

Язмыш күгебезне яктыртучы,

Талпынырга канат бирүче.

Иң изге теләкләр һәм хөрмәт белән: улың Рүзәл, кызың Диләүсә, тормыш иптәшең Фәйрүзә, әбиең һәм бабаң.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев