Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чүпрәле районы Татар Убие авылында яшәүче Шәйдуллина Рәйсә Әбрәшит кызының юбилее

19 июля 2019, 08:57

515

0

0

Чүпрәле районы Татар Убие авылында яшәүче Шәйдуллина Рәйсә Әбрәшит кызының  юбилее

Чүпрәле районы Татар Убие авылында яшәүче әниебез Шәйдуллина Рәйсә Әбрәшит кызының 20 июльдә 75 яшьлек юбилее.

Киң күңелле, олы йөрәкле әниебезне чын күңелебездән юбилее белән котлыйбыз.

Әни! Син–гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Рәхмәт, әни, әти белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, безне сөеп, иркәләп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстергәнегез өчен. Инде без – балаларың, тормышта үз юлыбызны табып, гаиләләр корып яшәсәк тә, син һаман безнең өчен янып-көясен. Синең алда без баш иеп, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Сиңа иң матур теләкләребезне генә юллыйбыз: ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың кайгы-борчуларсыз, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә, без, балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп булсын.

Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,

Аяз көннәр булсын җаныңда.

«Бисмилла» дип, син шатланып уян

Гомереңнең һәрбер таңыңда.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,

Сине ташламасын, әни, гомергә,

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә!

Иң изге теләкләр белән: балаларың Илдар-Миләүшә, Резедә, Тәлгать-Венера, Айрат-Рамилә, оныкларың Марсель, Нияз, Динар, Гүзәл, Алмаз, Ильяс, Айзилә, Айзиль, Айзат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев