Туган Як
  • Рус Тат
  • Чепкас-Илмәт авылында яшәүче  Равил ЗӘЙДУЛЛОВка 85 яшь

    --, 18 октябрь 2019 - 09:49
    51
    0
    0

    Чепкас-Илмәт авылында яшәүче  әтиебез Равил Зәйдулла улы Зәйдулловка 20 октябрьдә 85 яшь тула.

    Кадерлебез!  Сине  гомереңнең  шатлыклы бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Бүген дә син, әтиебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы, шуңа күрә үзең  дә олы ихтирам казангансың. Киләчәктә дә сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш  белмә,  изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, әниебез  белән без,  балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, тигезлектә яшәргә Ходай насыйп итсен. Рәхмәт сиңа, әти, барысы өчен дә!

    Олы җанлы, изге йөрәк синдә,

    Кояштай нур сирпеп яшисең.

    Җылың җитә безнең һәммәбезгә,

    Иң кадерле, күркәм кеше син.

    Иң изге теләкләр белән: әниебез, кызың Алсу, киявең Илдар; улларың Риназ, Айрат, Айдар; киленнәрең Ирина, Зөлфия, Ләйсән; оныкларың Наилә, Алина, Алмаз, Әлфия, Адел, Мәдинә, Диляра, оныкчыгың, барлык туганнар, тирә-күршеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: