Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында яшәүче әниебез Сания һәм Рифкать Хөснетдиновларның Алтын туйлары

27 мая 2016, 07:41

1001

0

0

Иске Кәкерле авылында яшәүче әниебез Сания һәм Рифкать Хөснетдиновларның Алтын туйлары

Кадерле әти белән әни!

Сезнең тормыш корып яши башлавыгызга 50 ел гомер узган. Шушы көннән соң күпме юллар үттегез, күпме сөенечләрне һәм күпме күңелсезлекләрне бергә кичердегез. Авыр булган мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашып гомер кичерәсез. Сезгә алдагы көннәрегездә дә матур, бәхетле парлар булып, без, балаларыгызның, оныкларыгызның, оныкчыкларыгызның игелеген күреп, саулык, җан тынычлыгы белән озын-озак яшәргә язсын.

Әти-әни! Сез бәхетле,

Ярты гасыр тигез гомер иттегез,

Бер-берегезгә таяныч һәм терәк булып,

Тормыш юлын җитәкләшеп үттегез.

Ниләр генә узмагандыр баштан,

Килмәгәндер нинди генә авырлыклар,

Сез җиңгәнсез аерылмый-каерылмый,

Сездә шул иң күркәм сыйфат-сабырлык бар.

Гомер буе көнне-төнгә ялгый-ялгый,

Намус белән илгә хезмәт иттегез.

Инде менә Алтын туйга килеп җиттегез.

Әти-әни! Рәхмәт сезгә!

Сезнең гомер безгә үрнәк.

Алтын туегыз сезгә бетмәс

Көч, дәрт бирсен.

Йөз яшәгез!-

Шушы бездән иң зур теләк.

Иң изге теләкләр белән: улыгыз Азат, киленегез Гөлнара, кызыгыз Чулпан, оныкларыгыз Марат, Айнур, Алинә һәм барлык туганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев