Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Шарапов Мирза Мингали улының 60 яшьлек юбилее

14 март 2018, 05:22

940

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Шарапов Мирза Мингали улының 60 яшьлек юбилее

Кадерле туганыбыз! Син тырыш, булдыклы, уңган гына түгел, якын, яраткан кеше дә безнең өчен. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тормыш иптәшең Гөлсирә белән тигез, бәхетле тормышта гөрләшеп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән,

Барыбыз да бергә җыелып.

Бездән сиңа шушы изге теләк,

Борчу күрми, яшә гомергә.

Кайгы-хәсрәт күрми, тыныч кына,

Яшик әле алда гел бергә.

Иң изге теләкләр теләп: апаң белән җизнәң һәм балаларыбыз.

*****

Кече Чынлы авылында яшәүче Шарапов Мирзаҗан Мингали улының 16 мартта 60 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез, бабабыз! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме-алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит.

Олы бәйрәмең белән тәбриклибез,

60 яшең тулган көнеңдә.

Бәхет-шатлык, ныклы исәнлек,

Юлдаш булсын алдагы көнеңдә.

Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,

Тән сихәте бирсен гомергә.

Насыйп булсын әле озак еллар,

Кунак булып җирдә йөрергә.

Иң изге теләкләр белән: әниебез, кызларың, кияүләрең, оныкларың исеменнән Дилә.

*****

Кече Чынлы авылында яшәүче Шарапов Мирзаҗан Мингали улының 60 яшьлек юбилее!

Кадерле җизнәбез! Күркәм юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Озын гомер, саулык, ак бәхетләр, аяз көннәр телибез. Киләчәктә апа белән бергәләп җыйган дәүләтегезнең рәхәтен күреп, бәхетле, тигез гомер кичерегез. Балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызның уңышларына сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә Ходай насыйп итсен.

Олыгаям дип һич кайгырма,

60 яшь- матур чак кына.

Барча гаиләң, якыннарың белән,

Кадерләрен белеп яшәр чак кына.

Изге теләкләр белән: Садриевлар, Абдракиповлар гаиләләре белән.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев