Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Дилә Хәмит кызы Хәйретдинованың олуг юбилее

03 ноябрь 2017, 05:46

976

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Дилә Хәмит кызы Хәйретдинованың  олуг юбилее

Кадерле тормыш иптәшем!

Авырлыгын җиңеп, шатлыкларында шатланып тормыш юлын кичәбез. Олыгайдык. Чәчләргә инде күптәннән бәс кунды. Ә бергә булуыбыз, бер-беребезгә хөрмәтебез, мәхәббәтебез күңелләрне яшьлек елларындагы кебек үк җылыта, яшәргә көч-дәрман бирә. Ярый әле сине очратканмын, ярый әле сине күргәнмен! Ярый әле Аллаһы Тәгалә сине миңа насыйп яр иткән. Аккан сулар төсле гомерләр үтә - безнең тормышыбызны оныкларга, яңа сөенечләргә баета. Киләчәгең дә бүгенгебез кебек матур булсын, озак елларга җитәрлек саулык-сәламәтлек телим сиңа. Балаларыбызның игелеген, оныкларыбызның туйларын, туар таңнардан шатлык кына күрергә язсын, Ходай!

Хатын-кызсыз йорт-нигезнең юктыр яме,

Ясалган чәйләрнең дә юктыр тәме.

Тормыш мәгънәсе, гаилә бәхете булып

Озак еллар яшә син, кадерлем, яме?!

Син булганда без дә бәхетле бит

Синең белән ямьле көнебез.

Бетмәс энергия, саулык, игелек,

Ак бәхетләр сиңа телибез.

Хөрмәт белән: тормыш юлдашың Илдар.

Газиз Әниебез!

Көчле характерың, курку белмәс йөрәгең, тынгы белмәс күңелең сине райондашлар арасында Дилә Хәмитовна итте. Һөнәреңә тугрылыгың, туры сүзлелегең, икейөзләнә белмәвең сиңа хөрмәтләр китерде. Алны-ялны белмичә, тынгысызланып хезмәт итүең, законның өтеренә дә тугры калуың мең төрле мактау кәгазьләре белән бәяләнде. Ә безнең өчен син - бар нәрсәдән олы, газизләрдән-газиз, кадерледән-кадерле, бердәнбер Әниебез! Төн йокыларыңны калдырып безне үстердең, авырсак кайгырдың, мәктәптән алып кайткан "бишле"ләребезгә балаларча куана идең, студент елларыбызда безнең белән бергә "имтихан бирдең" - безнең белән бергә шатландың-көендең. Инде үзебез әниләр булгач та, балаларыбыз хәзер сиңа бездәй якын, бездәй кадерле. Рәхмәт, әни, барысы өчен дә! Шундый әни булганың, үз үрнәгеңдә безне тәрбияләгәнең, олы йөрәкле кеше булганың өчен! Бик яратабыз, хөрмәт итәбез сине. Оныкларың "дәү әни" дип өзелеп тора. Озын һәм сәламәтлеккә тулы еллар телибез сиңа! Шатлык-бәхет, игелекләр! Күп кешене шатландырасың, бар кешегә хөрмәт белән карыйсың, каза күргәннәргә ярдәм итәсең. Шушы игелекләрең үзеңә дә изгелек булып әйләнеп кайтсын, әни. Көннәрең куанычлы, киләчәгең якты булсын!

Әни, диеп дәшәр кешең булу

Бик зур бәхет бит ул дөньяда.

Борчуларың булса төссезләнә,

Кайгыларың булса - югала!

Язсын иде безгә мәңге шулай

"Әниебез, кадерлебез", диеп дәшәргә.

Борчуларны җиңеп, авырмыйча,

Бергә-бергә озак яшәргә!

Иң изге теләкләр белән балаларың: Ильнара-Эльвир, Ансель, Диляра; Диана-Динар, Карина.

Кодагыебыз Дилә Хәмит кызы Хәйретдинованың бүген туган көне - истәлекле юбилей бәйрәме. Аның исеменең мәгънәсе дә - күңел, йөрәк һәм акыл, дигән сүзләрдән гыйбарәт - исеме җисеменә туры килә.

Хөрмәтле кодагый! Гомерең буе йомшак күңелле, олы йөрәкле, зирәк акыллы, көчле рухлы, тыйнак, кешелекле булдың һәм киләчәктә дә шундый булып кал. Сине күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз, иң күркәм, якты теләкләребезне юллыйбыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, балаларыңның һәм оныкларыңның игелекләрен күреп, кодабыз Илдар белән тигезлектә яшәргә Ходай насыйп итсен.

Хөрмәт белән: кодагыең Сания, кодаң Альберт, балаларыбыз һәм оныкларыбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев