Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында гомер кичерүче Аглиуллин Зәкиулла Арифулла улының олы юбилее

29 августа 2017, 08:21

918

0

0

Иске Кәкерле авылында гомер кичерүче  Аглиуллин Зәкиулла Арифулла улының олы юбилее

Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы тормышта Ходай Тәгалә сәламәтлектән аермасын, балаларыңның, оныкларыңның уңышларын күреп шатланып, барыбызны да сөендереп саулыкта яшәвеңне телибез. Киләчәк иман байлыгы, күңел көрлеге, җиңеллекләр китерсен. Әни белән бер-берегезнең кадер-хөрмәтен тоеп, безнең игелегебезне күреп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Олы җанлы, изге йөрәк синдә,

Кояштай нур сирпеп яшисең.

Җылың җитә безнең һәммәбезгә,

Иң кадерле, күркәм кеше син.

Рәхмәт сиңа, әти, яшәгәнең өчен,

Рәхмәт сиңа безне яратканың өчен.

Балаларым, күз нурларым диеп,

Безгә яшәү көче биргән өчен.

Иң изге теләкләр белән: әниебез, барлык балаларың исеменнән Наил, Резедә, оныкларың Нәзилә, Нагим, Назим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев