Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чокалы авылында яшәүче Алсу Җәмил кызы Хисамованың 50 яшьлек юбилее

29 августа 2017, 08:19

914

0

0

Иске Чокалы авылында яшәүче Алсу Җәмил кызы Хисамованың  50 яшьлек юбилее

Хөрмәтле тормыш иптәшем, кадерле әниебез! Без сине гомер мизгелеңнең матур бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Син шушы үткән еллар эчендә тырышлыгың, уңганлыгың, сабырлыгың белән безнең өчен үрнәк булдың. Авырлыклар алдында баш имәдең. Төпле киңәшләрең һәм һәрвакыт безне әниләрчә кайгыртып яшәвең өчен олы рәхмәтебезне белдәрәбез. Сиңа саулыклы озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычылыгы, тән сихәте телибез. Кайгы-хәсрәтләр күрми, ярдәмчел, сабыр һәм изге күңелле булып, балаларыбызның һәм оныкларыбызның уңышларына сөенеп, туганнар белән бергә-бергә озак еллар яшәргә язсын.

Безнең өчен изге гамәлләрең,

Мең игелек булып кайтсыннар.

Рәхмәтеннән ташламасын язмыш,

Фәрештәләр гомер язсыннар.

Сине хөрмәт итеп: тормыш иптәшең Фәрит, кызың Румия. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киңкүңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.

Сөйкемле карашың кояшка тиң-

Бар тормышны нурга күмәсең.

Бу дөньяның барлык хикмәтләрен,

Бары тик син генә беләсең.

Тормышта гел ярдәм итеп тора,

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә.

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп безне мең-мең яшә!

Иң изге теләкләр белән: балаларың Марат-Энҗе, Самат, Зөләйха.

Иске Чокалы авылында яшәүче Алсу Җәмил кызы Хисамованың шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерле кодагыебыз Алсу! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә, бергә-бергә озын-озак еллар яшәргә язсын.

Тормыш юлың балкып торсын,

Нурлы булсын күңелең.

Сәламәт бул, шатлык-бәхет белән,

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Иң изге теләкләр белән: Яңа Чокалыдан Магсум - Зөбәрҗәт Юнусовлар.

Иске Чокалы авылында яшәүче, КФХ "Низамов" хуҗалыгының хисапчы-экономисты Алсу Җәмил кызы Хисамованың 31 августта 50 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне ихлас күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Ачык йөзегез, мәрхәмәтле йөрәгегез, бар кешенең үтенече сыя торган киң күңелегез, акыллы киңәшләрегез белән үрнәк булып торасыз. Җаваплы хезмәтегезне намус һәм үҗәтлек белән башкарып, олы хөрмәткә лаек кеше сез. Киләчәктә дә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, туганнарыгызның, дусларыгызның игелекләрен күреп, тормыш иптәшегез Фәрит белән бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез.

Иң изге теләкләр белән: КФХ хуҗалыгы башлыгы Альберт Низамов һәм хезмәт коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев