Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Алиуллов Расыйх Сибгатулла улының гомер бәйрәме

23 августа 2017, 11:53

800

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Алиуллов Расыйх Сибгатулла улының гомер бәйрәме

Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Мәрхәмәтле дә син, олы җанлы,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Озак яшә, сәламәт бул,

Без бәхетле җирдә син барга.

Изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Факия, улың Радик, кызларың Гөлназ, Энҗе, киленең Эльвира, кияүләрең Фәнил, Илдус һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев