Кече Чынлы авылында яшәүче Фәридә Кәшаф кызы Шәкүрованың юбилее
Игелекле әниебез! Биш балага гомер биреп, кечкенәдән барыбызның да күңеленә иман нуры иңдергән, йөрәк җылысын тигез бүлеп, бүгенгесе көндә дә безне җылытып яшәүче сөекле әниебез. Сине ихлас күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Гомер юлыңда бөтен авырлыкларны җиңеп, балаларыңа үрнәк әни, әтиебез өчен акыллы тормыш иптәше була белдең. Ходай Тәгалә сине саулыгыңнан аермасын, әтиебез белән бер-берегезгә ныклы терәк, кешеләргә үрнәк булып, балаларыгыз, оныкларыгыз бәхетенә шатланып гомерегез үтсә иде
Рәхмәт, әни, мең рәхмәт сиңа,
Бар нәрсәгә булдың түземле.
Озак яшәгез әти белән,
Сез дөньяда безнең бер генә.
Иң изге теләкләребезне юллап: әтиебез, әбиебез, балаларың, кияү-киленнәрең, 9 оныгың һәм кода-кодагыйлар.
Нет комментариев