Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Идиятуллин Фәндәс Рәис улының юбилее

09 августа 2017, 11:55

828

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Идиятуллин Фәндәс Рәис улының юбилее

Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, саулык, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әни белән бәхетле гомер кичерүегезне телибез.

Озын гомер бирсен Ходай сиңа,

Тыныч булсын һәрчак җаннарың.

Кочак-кочак бетмәс куанычлар,

Төяп килсен туар таңнарың.

Котлы булсын, әти, юбилеең,

Нурлар иңсен күркәм йөзеңә.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Рәхмәт яусын барысы өчен дә.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада.

Иң изге теләкләр белән: киявең Фиргать, кызың Ләйсән, оныкларың Алина, Самат, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев