Татар Бизнәсе авылында яшәүче Флера һәм Ирфан Мөдәрисовларның юбилейлары
Хөрмәтле туганнарыбыз! Сезне ихлас күңелебездән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сез һәрвакыт кешелекле, ярдәмчел, олы җанлы булдыгыз. Берегез мәктәптә гомер буе балаларга белем бирде, икенчегез колхозда намус белән шофер һәм механик хезмәтен башкарды. Киләчәк көннәрегез саулык-сәламәтлектә, балалар-оныклар игелегендә үтсен. Сезгә озын гомер, куанычлар, җан тынычлыгы белән кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Без туганнар, безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакны хаклап,
Атлыйк бергә гомер үренә.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше,
Туганына килеп сыена.
Сәламәтлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән: балалары, оныклары исеменнән Җәмилә һәм Җәмил Мөдәрисовлар.
Нет комментариев