Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәледә яшәүче әтиебез Ринат Фәтих улы Низамовның олы юбилее

04 августа 2017, 05:14

836

0

0

Иске Чүпрәледә яшәүче әтиебез Ринат Фәтих улы Низамовның олы юбилее

Кадерле әтиебез! Сине 70 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек күрсәтеп яшәдең, һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кырыс та, таләпчән дә була белдең. Әти, сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай ягымлы, көләч бул. Безне сөендереп әни белән озын-озак яшәгез.

70 яшь-ул әлләни түгел,

Тырыш әйдә йөзгә җитәргә.

Язсын йөзгә җитеп, шатлык белән,

Бергә-бергә гомер үтәргә.

Иң изге теләкләр белән: балаларың Рамиль-Лилия, Айрат-Румия, Фәнис-Альбина. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев