Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Суфия Хәмзә кызы Айметдинованың юбилее

02 августа 2017, 11:06

866

0

0

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Суфия Хәмзә кызы Айметдинованың юбилее

Мәрхәмәтле, ярдәмчел, ихлас күңелле булганың өчен син безгә туганыбыз, сеңелебез кебек якын. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең, төпле киңәшләрең өчен.

Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да югалмасын. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, Рәис белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.

Күз тимәсен синең тормышыңа:
Гаиләң, холкың, син эшләгән эшләр -
Уйлаганда һәммәсен дә шуның,
Хөрмәт белән тула сиңа күзләр.

Гомер юлың пар канатлы үтсен,

Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.

Тормыштагы кылган игелегең,

Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.

Иң изге теләкләребезне теләп: Рафиз абыең, Кларида апаң һәм балаларыбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев