Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чокалы авылында яшәүче ХӘЙРЕТДИНОВА Дамирә Иршат кызына 55 яшь

01 августа 2017, 05:34

829

0

0

Иске Чокалы авылында яшәүче ХӘЙРЕТДИНОВА Дамирә Иршат кызына 55 яшь

Хөрмәтле тормыш иптәшем, сөекле әниебез! Сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт кешелекле, ягымлы булдың. Эчкерсезлегең, тырышлыгың белән 37 ел гомереңне мәктәпкә, балаларга багышладың. Сиңа озын гомер, куанычлар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел булып кал. Әти белән безнең игътибарыбызны тоеп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә!

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Ильдуз, балаларың Ильяс-Альбина, Алмаз-Ландыш, оныкларың Ильшат, Ислам, Эльвина. Шушы теләкләргә кода-кодагыйлар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев