Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Түбән Каракитә авылында яшәүче Гөлинә Хәмит кызы НУРТДИНОВАга 75 яшь

01 августа 2017, 05:31

846

0

0

Түбән Каракитә авылында яшәүче Гөлинә Хәмит кызы НУРТДИНОВАга 75 яшь

Әни Иске Чокалы авылында, фронтовик гаиләсендә туган. Гомерендә бер тапкыр да үз әтисенә "әтием" дип дәшә алмаган. Бары тик сугыш эченнән язган хаты белән әтисе васыять иткән исемен йөртә ул. "Кыз туса Гөлинә кушыгыз" дигән солдат, ә үзе сугыш кырында ятып калган. Сугыш арты еллары михнәтләре безнең башлардан кичмәсә дә, тарих китапларыннан укып, өлкәннәр сөйләгәннәрдән ишетеп беләбез. Әниебезнең шушы аянычлы балачагына әтисезлек, "тол хатын баласы" булу да өстәлә. Парлылардан ким булмаска тырышып, тормышта үз урыннарын даулап, казанып гомер итәләр алар. "Хатын-кыз", "әни" дигән исемгә тап төшермичә гаилә дә коралар, балалар да үстерәләр. Әни безнең күп елларын "Росгосстрах-Татарстан" җәмгыятендә эшләде. Юкка-барга кызыкмады, үз көче, тырыш хезмәте белән эшендә һәм халык арасында да хөрмәтле булды. Вакиф Сәлах улы (хәзер инде мәрхүм, урыны җәннәттә булсын) белән бергәләп балаларына ярдәмче булырга тырыштылар алар, өйләр җиткезделәр, йорт тутырып мал-туар асрадылар.

Без, балалары, әниебезне бик яратабыз, тагын озак еллар яшәсә иде әле дип җан атабыз.

Әни, сиңа иң изге теләкләребез генә: күңелеңнең киңлеге, мәрхәмәтлелегең йөзеңдә чагыла-бик матур кеше син, шушы матурлыгыңны югалтмыйча, туган нигезнең ишеген бикләтмичә, һәркемгә карата булган изге догаларың белән, бу дөньяда үзең дә бәхет тоеп, саулыкка туеп яшәсәң иде.

Авырлыкны күп күрдең син, әни,

Йөрәгеңдә бар шул яралар.

Тик шулай да бирешмә син, әни,

Алда булсын бәхетле еллар!

Үткән елларның йомгагын сүткәндә

Яшьләнәдер, әни, күзләрең.

Борчылма, бушка узмаган гомер

Оныкларыңда чагыла синең йөзләрең.

Бәхет шул бит инде ул, бу дөньяда

Кирәгеңне тойсаң һәрдаим.

Бер хәсрәтсез, сау-сәламәт итеп

Яшәтсәң иде әниебезне, и, Ходаем!

Сине яратып, хөрмәт итеп: кызларың-кияүләрең, улларың-киленнәрең, онык-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев