Иске Чүпрәле авылында яшәүче САБИРҖАНОВ Әмирҗан Адиҗан улының юбилее
Кадерлебез!
Барысы өчен дә сиңа рәхмәт әйтеп, юбилеең белән котлыйбыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле, олы җанлы, кадерледән-кадерле син, әтиебез.
Киләчәк көннәрең саулык-сәламәтлектә, балалар-оныклар игелегендә үтсен. Син, әниебез белән, безгә киңәш бирер, шатлыкларыбызны уртаклашыр кешебез. Тормыш күгең һәрчак аяз, гомерең озын булсын, көннәрең куанычлы үтсен, әниебез белән бер-берегезгә терәк булып, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Куанычыбыз, шатлык, таянычыбыз,
Сердәшчебез син, якын дус сыман.
Яшә, әти, яшә җир йөзендә,
Якын кешебез булып кал һаман.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гөлсинә, улың Рамиль, киленең Чулпан, кызың Эльвира, киявең Евгений, оныкларың. Безнең теләкләргә кода-кодагыйларың, туганнарың да кушыла.
Нет комментариев