Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында гомер итүче Зәкия Вәлиәхмәт кызы Асадуллинаның юбилее

28 июля 2017, 07:36

970

0

0

Иске Кәкерле авылында гомер итүче Зәкия Вәлиәхмәт кызы Асадуллинаның юбилее

Ул алты улына, бер кызына гомер бүләк иткән. Ходай биргән җан җимешләрен ак биләүләргә биләп, иксез-чиксез бәхет теләгән. Әниебез карап торышка оялчан, кыюсыз кебек күренсә дә, ул бер дә андый түгел. Чөнки ул тормышның төбеннән җигелеп тарткан. Дөньям түгәрәк, җитеш, балаларым бәхетле булсын дип, ару-ялны белми, бар көчен кызганмыйча, әтиебез Рифат Садыйк улы белән көнне-төнгә ялгап, тырышып эшләп, безне кеше иттеләр (кызганычка каршы, әтиебез дүрт ел элек якты дөньядан китте). Бүгенге көндә без илдә ихтирамлы кешеләр булып, тормышта үз урыныбызны табып яшибез. Һәм бербөтен икмәк сыман, һәрвакыт бергә. Нинди генә эшкә алынсак та, без аны үзебезне генә түгел, сезнең дә йөзегезгә кызыллык китермәслек итеп башкарырга тырышабыз. Чөнки моңа үзегез өйрәттегез.

Әниебезнең тормыш юлы гел шома гына бармаган, анда борылышлар, сикәлтәләр дә булган. Әмма, акыллы әниебез нинди генә авырлыклар килсә дә, сабырлык белән үткәрә белде. Маңгаенда тирән буразналар булып яткан сырлар безнең һәрберебез өчен борчылуын күрсәтә, ә инде җыерчыкланган йомшак куллары белән башыбыздан сыйпаса, без кабат бәхетле балачагыбызга кайткандай булабыз. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен безне кичерсәң иде. Авыр сүзләр әйткән, яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен зинһар, гафу ит. Матур гына куанып каршы аласың, нинди хәлдә дә һәрчак сыендырасың, борчылып озатасың. Тагын китәләр, дип боекма, кайларда гына йөрсәк тә, кайларда гына булсак та, безнең күңелләр һәрвакыт синең яныңда. Рәхмәт, әни, яхшы кеше итеп безне үстердең. Үрнәк булып, тормыш юлыбызда яшәү өчен безгә көч бирдең. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмең өчен, балаларым, дип өзелеп яшәгәнең өчен, үзебезнең рәхмәтләребезне белдерәбез. Газизебез, күз нурыбыз, сиңа телисе теләкләр бик күп. Ләкин шуларның иң мөһиме- сәламәтлек телибез. Ходай шуннан аермасын. Киләчәктә балаларың, оныкларың янәшәсендә куанып яшәсәң иде, бәхетле картлык насыйп булсын сиңа. Безгә карап, безнең нәсел, дип горурлансаң иде.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу,

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса-уртак була,

Кайгыларың булса-югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың, оныкларың, киленнәрең исеменнән улың Рамиль, киленең Альбина, балаларыбыз Регина, Айрат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев