Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылында туып, Буа шәһәрендә яшәүче Яфизов Расыйх Әмирҗан улының юбилее

28 июля 2017, 07:33

1022

0

0

Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылында туып, Буа шәһәрендә яшәүче Яфизов Расыйх Әмирҗан улының юбилее

Кадерлебез! Җир йөзендәге иң изге теләкләр, йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән сине чын күңелебездән зур юбилеең белән котлыйбыз.

Үткән гомерләр игелекле эшләр, кешеләр күңеленә салынган изге сүзләр белән билгеләнә. Син гомерең буе һәрвакыт киң күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы була белдең.

Яраткан әтиебез! Син безнең өчен олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Киләчәктә дә бүгенгедәй гадел, кешелекле шәхес булып, бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетеп, әниебез белән тигезлектә, тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, без, балаларыгызның, оныкларыгызның рәхәтен, шатлык-куанычларын күреп гомер итүегезне телибез.

Бармы икән җир йөзендә бизмән,

Яхшылыкны синең үлчәрлек?!

Синнән күчкән яшәү көче, әти,

Мең дәрьяны җырлап кичәрлек.

Йөрәгеңә сыя барыбыз да,

Килен-кияү, бала-оныклар.

Синең күңелең кебек иркен булсын,

Яшәү үзәнендә офыклар.

Иң изге теләкләр белән: әниебез Фидаия, балаларың Рамиль-Миләүшә, Айрат-Рамилә, Раилә, оныкларың Айзилә, Рәзилә, Раиль, Айзиль, Айзат.

Кече Чынлы авылында туып, бүгенгесе көндә Буа шәһәрендә гомер итүче кадерле абыебыз Яфизов Расыйх Әмирҗан улының 1 августта гомер бәйрәме.

Тормыш юлыбызда яшәү өлгесе булган абыебыз!

Гомер юлың якты өлге итеп алып, меңнәргә үрнәк булырлык. Киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле сүзле булуың, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яулап, гомер юлын һәркем сокланырлык итеп үтеп киләсең син үзеңнең бу бәйрәмеңә. Сиңа булган теләкләрнең иң мөһиме - Ходай биргән гомереңдә сау-сәламәт булып, шатлык-куанычлырга уралып, мул тормышта, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге белән, тигезлектә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның ихтирамын, хөрмәтен тоеп, бәла-каза күрмичә, җан рәхәтендә яшәргә язсын. Һәрвакыт шундый ук эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып кал!

Алтмыш ел да үтеп киткән икән

Син дөньяга килгәннән бирле.

Тормыш һаман хезмәт тәлап итә.

Тормыш һаман матур һәм серле.

Үрнәк итеп сөйли һәркем сине,

Суынмасын йөрәк җылың.

Җәйләр белән бергә килеп җиткән

Куанычлы туган көнең.

Иң изге теләкләр белән сеңелләрең-кияүләрең Җәвидә-Мостафа, Суфия, Венера-Азат, Эльвира-Радик.

Кадерле җизни, киявебез Расыйх!

Син үзеңнең бөтен тормышыңны авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышладың. Җаваплы урыннарда эшләп, дан-шөһрәт казансаң да гади, кешелекле, ярдәмчел булып калдың. Гомер буе хезмәтеңдә сынатмыйча хөрмәт казанып эшләдең. Бүген дә туганнарың, балаларың, оныкларыңа син күңел җылылыгы биреп яшисең. Киләчәктә дә якты тормышка, туган һәр таңга сөенеп, хезмәтеңдә уңышларга ирешеп, Фидаия белән тигез, бәхетле тормышта, балаларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын.

60 нчы тапкыр җәйләр сиңа,

Бүләк итә гомер гөлләрен.

Бәхет белән үтсен гомерләрең,

Котлы булсын туган көннәрең.

Сезне хөрмәт итеп: туганнарыгыз.

Хөрмәтле Расыйх Әмирҗанович!

Барлык Кече Уби һәм Татар Убие халкы, хезмәттәшләребез исеменнән Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз. Сез җаваплы хезмәтегезне һәрвакыт намус кушканча, йөрәк җылыгызны биреп, башкаларга үрнәк булырдай төпле итеп башкардыгыз. Яраткан эшегезгә, авыл хуҗалыгына, туган җирегезгә булган мәхәббәтегез, Сезгә кул астыгызда эшләүче белгечләрнең, колхозчыларның һәм барлык авыл халкының тирән ихтирамын казанырга ярдәм итте. Башка һәм тагын да югарырак урыннарда эшләгәндә дә Сез һәр эштә иң зур бәяләнә торган хәзинә-кешеләр белән уртак тел табып, беркемне дә кимсетмичә, матур эш алып бардыгыз.

Алдагы гомер юлыгыз саулык-сәламәтлектә, уңышлы, күтәренке кәеф белән, дус-туганнар, балалар-оныклар арасында олы бәхеткә төренеп үтсен. Күк йөзегез аяз, көннәрегез кояшлы булсын. Бүгенге матур мизгелләр гел кабатланып торсын.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма.

Иң изге теләкләр белән: "П.В.Деменьтев исемендәге Агрофирма"ның ҖЧҖ директоры Иван Павлов.

Кече Чынлы авылында туып-үскән, безнең өчен якын булган Расыйх Әмирҗан улы Яфизовның 1 августта олы юбилее. Без сине шушы гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз.

Тормыш барышында безгә нинди генә авырлыклар килсә дә, беренче ярдәм бирүче сезнең гаилә булды. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Киләчәктә гаиләң белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!

Иң изге теләкләр теләп: Нәзирә апаң һәм кызларым.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев