Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Түбән Каракитә авылында гомер кичерүче Айметов Ирфан Зиятдин улының юбилее

26 июля 2017, 06:56

837

0

0

Түбән Каракитә авылында гомер кичерүче Айметов Ирфан Зиятдин улының юбилее

Кадерле әтиебез! Сине истәлекле бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Син безнең өчен иң кадерле, олы зат. Син безгә бик кирәк, күңел җылылыгы бирүче, таяныч булучы үрнәк. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Сиңа исәнлек-саулык, мул тормыш, бәхет, җан тынычлыгы телибез. Рәхмәт сиңа, бу дөньяда булганың өчен. Киләчәктә дә шатлык-куанычлар белән, бәхетле, мул тормышта, әни белән бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, озын саулыклы гомер кичерергә насыйп булсын.

Йөрәгеңнең киңлегенә,

Сыйганбыз барыбыз да.

Без бәхетле, әти, синдәй кеше,

Булганда яныбызда.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма.

Иң изге теләкләр белән: яраткан балаларың Ильмир-Ләйсән, Тимур, Марсель, Ильнар-Ильнара, Самир, әниебез һәм кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев