Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Җәмил һәм Җәмилә Мөдәррисовларның бергә тормыш итүләренә 45 ел тула

19 июля 2017, 10:45

923

0

0

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Җәмил һәм Җәмилә Мөдәррисовларның бергә тормыш итүләренә  45 ел тула

Кадерлеләребез! Әти һәм әни! Сезне ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, җан тынычлыгы телибез.

Җирдә яшәү-сынау бит ул, диләр,

Авырлыкны бергә җиңдегез.

Тормыш сукмагыннан бергә атлап,

Сапфир туегызга җиттегез.

Кем сокланмас сезгә карап бүген,

Сөбханалла, күзләр тимәсен.

Ходай сезгә үзе ярдәм иткән,

Сайлаганда тормыш иптәшен.

Без балалар-сезнең гөлегез,

Әтием-әнием, диеп дәшәбез.

Кайгы күрми безне шатландырып,

Озын-озак еллар яшәгез.

Шушы теләкләр белән: балаларыгыз, кияү-киленнәрегез һәм оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев