Иске Ишле авылында яшәүче Гөлшат Миңнулла кызы Мәүлетовага 50 яшь
Кадерлебез безнең! Сине гомер мизгелеңнең матур бәйрәме- юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа гомернең озынын, бәхетнең олысын, сәламәтлекнең ныгын, иман байлыгы, шатлык-куанычлар насыйп итсен, бала-оныкларыңның игелекләрен күреп яшәргә язсын.
Тормышның иң ямьле чагы,
Илле яшь ул аз әле.
Алда әле күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле.
Иң изге теләкләр белән: барлык туганнарың исеменнән тормыш иптәшең Фәем, балаларың Айрат, Айдар, Айгөл, киленең Айназ, оныгың Айзат.
Нет комментариев