Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Сагдеев Филорид Гаяз улының юбилее

19 июля 2017, 10:37

977

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Сагдеев Филорид Гаяз улының юбилее

Кадерле газиз әтиебез, бабабыз! Йөрәктәге җылы, якты, матур, изге теләкләребезне җиткереп, гомер бәйрәмең-юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Син безнең өчен бердәнберебез һәм иң кадерлебез. Тормышыбызның маягы да, язмышыбызның сүнмәс кояшы да син.

Киләчәктә бала-оныклар шатландырып торсын, сәламәтлектән Ходай аермасын, тормышның матурлыгын тоеп, тормышыбызда олы терәк булып исәнлектә, шатлыкта яшәргә язсын сиңа.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гүзәлия, Зөлфәт-Гөлназ, оныгың Әмирхан һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X