Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Ринат Касыйм улы Сәнатулловның 50 яшьлек юбилее

14 июля 2017, 07:45

892

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Ринат Касыйм улы Сәнатулловның 50 яшьлек  юбилее

Кадерле тормыш иптәшем! Сине юбилеең белән котлап, иңизге, якты, матур теләкләремне юллыйм. Көчле рухлы, кешелекле, юмарт, ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын.

Юлларыңы уңыш юлдаш булсын,

Бәхет кошы булсын иңеңдә.

Күңелеңне сөю назлап торсын,

Һәм сүнмәсен өмет күгендә.

Җайлы барсын тормышыбыз,

Тәгәрмәчтәй тәгәрәп.

Саулык-егәр булсын тәндә,

Өебездә - бәрәкәт.

Кара кайгылар килмәсен,

Тыныч булсын күңелең.

Булганына шөкер итеп,

Рәхәт узсын гомерең.

Көлеп кенә озак яшә,

Тазалык-байлык белән,

Туганнарың, дус-ишләрнең,

Кадерен белеп кенә.

Ихлас теләкләр теләп: тормыш иптәшең Гөлфия, Айваз-Илүзә. Безнең теләкләргә бабаң- әбиең һәм барлык туганнар кушыла.

Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Ринат Касыйм улы Сәнатулловны 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.

Кадерлебез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, булып, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Чәчләремә чаллар төшердең дип
Үпкәләмә әле язмышка
Бу тормышның һәр мизгеле матур
Үзе бәхет җитү картлыкка.

Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә

Янып торсын җәйге учактай

Саулык, байлык, күп шатлыклар

Чиксез булсын язгы офыктай.

Иң изге теләкләр белән Бдиевлар, Сәнатулловлар, Волковлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев