Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Зур Чынлы авылында яшәүче Сиринә Нурәхмәт кызының олы юбилее

12 июля 2017, 10:27

921

0

0

Зур  Чынлы авылында яшәүче Сиринә Нурәхмәт кызының олы юбилее

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Сине истәлекле бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Син безнең өчен иң кадерле, олы зат. Син безгә күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Сиңа исәнлек-саулык, мул тормыш, балалар игелеге телибез. Рәхмәт, сиңа, бу дөньяда булганың өчен. Киләчәктә дә шатлык-куанычлар белән тигез, бәхетле тормышта, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, озын гомер кичерергә насыйп булсын.

Тормыш учагында бергә яшик,

Икәүләшеп татыйк бәхетне.

Иңне-иңгә куеп бергә атлыйк,

Бергә күрик дөнья рәхәтен.

Йөрәгеңнең киңлегенә,

Сыйганбыз барыбыз да.

Без бәхетле синдәй кеше,

Булганга яныбызда.

Төрле чакны күргәнсеңдер, кадерлебез,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Марат. Шушы теләкләргә улларың Илдар, Илнур, әниең дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев