Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Зур Чынлы авылында яшәүче Сөләйманова Сания Абдуллатип кызының юбилее

05 июля 2017, 08:19

855

0

0

Зур Чынлы авылында яшәүче Сөләйманова Сания Абдуллатип кызының юбилее

Әнием, сиңа 80 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син - дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит.
Алдагы көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми яше. Һаман да безнең туган йортыбызның яме булып кал.
Ата-ана өчен бала, ничә яшьтә булса да, барыбер бала... Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда син яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү бәхете насыйп булсын иде.

Кадерле әни, гомерен хәзинәсенә,
Өстәлде тагын бер ел.
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син - бәхетле бул!

Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән,
Тулы булсын гомерең!

Гамьле еллар, ямьле көннәр,
Телибез чын йөрәктән.
Һич кичекми чынга ашсын,
Безнең күркәм теләкләр!

Барлык балаларың исеменнән кызың Руминә Юсупова, Ульяновск шәһәре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев